Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Куркынычсыз Интернет”

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Түнтәр авыл китапханәсендә “Куркынычсыз Интернет” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучылар интернет барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм үзендә яшеренгән куркыныч һәм шулай ук файдалы яклары турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәбез онлайн-викторина сорауларына җавап бирү, интернет төшенчәләре белән бәйле ребуслар чишү, Л.Р. Хафизованың “Малайларга-кызларга виртуаль дөнья” китабына күзәтү ясау белән үрелеп барды.