Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Тукай әкиятләренә сәяхәт"

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Ул бик күп әсәрләр иҗат иткән, шулар арасында балалар әдәбияты аерым урынны алып тора. Бүген Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән Г. Тукайның балаларга иҗат ителгән әкиятләре, шигырьләре турында "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дигән әдәби квест уены уйнап алдык. Балалар төрле биремнәргә, кроссвордларга җаваплар эзләп, һәр биремгә пазллар җыйды. Уен ахырында "Кызыклы шәкерт" шигыренә караган рәсемне җыйдылар һәм, ахырдан, мультфильм да карадылар.