“Батырлар елмаеп үлделәр”
28 нче август көнне Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан Түнтәр авыл китапханәсендә "Батырлар елмаеп үлделәр" дип исемләнгән тарихи дәрес уздырылды. Җәлилчеләр турында презентация карадык, әңгәмә уздырылды, герой шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен уку оештырылды.