Китап иленә сәяхәт
Балалар китабы атналыгы – балалар әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясе.
Смәел китапханәсе үзенең ишекләрен иң нәни, иң кызыксынучан, иң самими дусларына ачты
Мәктәпкәчә яшьтәге нәни дусларыбыз китапханә кагыйдәләре , китапны өйгә алу, дөрес уку кагыйдәләре белән таныштылар. "Китап докторлары" булып таушала башлаган китапларны ремонтларга булыштылар . Бергәләшеп китаплар карадылар, укыдылар, тыңладылар.
Нәниләрнең китапханәгә экскурсиясе мавыктыргыч та, файдалы да ,күңелле дә үтте