Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт
"Өлкәннәргә хөрмәт - үзеңә хөрмәт" әдәплелек дәресенә башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуга авылыбызның хөрмәтле кешесе - Нәҗметдинова Гөлфинур апа чакырылды. Гөлфинур Равил кызы балаларга өлкәннәргә, әти-әнигә хөрмәт, үзеңне күркәм тоту әдәбе турында сөйләде.Әдәплелек турында мәкаль, әйтемнәр белән таныштырды.
Чара барышында Габдулла Тукайның "Бишек җыруы" шигыре дә укылды