Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

PROгаджеты

« PROгаджеты” дигән исем астында чара 5 март-Сүндерелгән гаджетлар көне уңаеннан 7 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Бүгенге дөньяны гаджетларсыз күзаллавы кыен. Алар һәр кешедә. Һәр өлкәдә кулланылышта. Бу көн махсус елына 1 генә кон булса да гаджетлардан ял итү өчен уйлап табылган. Яшүсмерләр белән телефон, компьютер белән озак элемтәдә булуның организм ( йөрәк. үпкә. баш мие, мускуллар ) өчен зыянлы яклары турында сөйләштек, төрле ситуацияләрне карап үттек.Ахырдан катнашучыларга яшьләр арасында популяр интернет-сленгта язылган хикәяне әдәби телгә күчереп язырга тәкъдим ителде.