“Герои нашего времени”
Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне якынлашу уңаеннан “ Герои нашего времени” китап күргәзмәсе төзелеп укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмә , исеменнән күренгәнчә, безнең заман геройлары- махсус хәрби операциядә катнашучылар турында эшләнде.
Беренче бүлек Смәел авылыннын хәрби операциядә катнашкан һәм бүгенге көндә дә хәрби бурычларын үтәүче авылдашлар турында.
Икенче бүлек “Память сильнее времени” .Монда “Ты вернешься с проблеском рассвета” заманча патриотик поэзия жыентыгы”, хәрби операциянең беренче елында батырлыклар күрсәткән Россиялеләргә багышлап ясалган график новеллалар җыентыгы, батырлыклар күрсәткән ил улларының фотолары урын алды.
Өченче бүлек “Будни защитников”, монда махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз турында вакытлы матбугатта чыккан басмалар урын алды.