Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Минем халкым-минем горурлык

Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне якынлашу уңаеннан  китапханәбездә олы йөрәкле волонтерлар – Балтач районында беренче булып оешкан “Помощь СВО” гуманитар ярдәм группасының әйдәп баручы волонтерлары - Айрат Мөхәммәтҗанов һәм Илшат Камалиев белән «Минем халкым-минем горурлык” исеме астында очрашу үткәрелде. Махсус хәрби операциядәге ватандашларга ярдәмгә бик күп россияле кушылды.🇷🇺 Соңгы берничә ел эчендә волонтерлар үзләре дә тулы канлы сугышчылар булдылар, тик алгы линиядә түгел, ә тылда. Аларның кораллары - ихтыяр көче, мәрхәмәтлелек, тәвәкәллек һәм ярдәм итү теләге.

Очрашу кунаклары волонтерлар эшчәнлегенең кыенлыклары һәм шатлыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары исә кунакларны үзләренең шигырьләре, җырлары белән сөендерделәр. Чара ахырында укучылар үзләре җыйган гуманитар ярдәмне волонтерларга тапшырдылар.