“Җәлил абый шигырьләре”
Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән М. Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә, шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Муса Җәлилнең иҗатында балаларга багышлап язылган шигырьләр дә күп. Нәни укучыларыбызны “Җәлил абый шигырьләре” иртәсендә шигырьләре кычкырып укылды. «Карак песи» шигыре буенча төсле йомгаклар, кәгазъ ярдәмендә шаян песи ясалды.