Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Тоемлаучы туган якның яшәү көчен

17нче январь көнне мәгариф хезмәте ветераны, Балтач районының төбәк тарихын өйрәнү буенча күпсанлы китаплар авторы Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улына 95 яшь тулу уңаеннан китапханәдә аның хезмәтләре буенча төзелгән " Тоемлаучы туган якның яшәү көчен"дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмә аша китап укучыларны юбилярның "Сорнай", "Әрәмәләр шавы", "Ташны ярып үскән гөлләр', "Буразналардан сирпелгән җылылык", “Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт" китаплары белән таныштырдык.