Авылыбыз горурлыгы- Нурсинә
Ике тапкыр Дөнья чемпионы, Дөнья кубогы иясе,Россия чемпионы, Смәел авылының горурлыгы Нурсинә Нәҗип кызы Галиева белән Смәел авылы китапханәсендә җылы очрашу үткәрелде .
Очрашу Г.Г.Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте лидерлары инициативасы белән оештырылды.
Очрашуда Нурсинә укучыларга үзенең мәктәптә укыган еллары, студент тормышы, спортка ничек кереп китүе, уңышка илтүче тырышлыклары , хоббилары турында сөйләде. Балаларга киңәшләрен бирде.
Очрашу ахырында хөрмәтле кунагыбызга истәлек бүләкләре һәм гомуми фото бүләк ителде