Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Хуш киләсен, ат елы.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигъри- иҗади иртә үткәрелде. Санаулы көннәрдән яңа 2026 нчы елга – ат елына аяк басабыз. Шул уңайдан балаларны ат елына багышлап календарь фоматында эшләнгән Сабантуй журналының декабрь саны белән таныштырдык. Журналның һәр бите кызыклы фактлар һәм атларга багышланган матур шигъри юллар белән тулыландырылган. Балаларга журналдагы шигырьләр белән генә түгел , башка балалар шагыйрьләренең атлар белән бәйле шигырьләрен дә укыдык.Соңыннан төсле кәгазьләр ярдәмендә киләсе ел хуҗасын ясадык