"Бирешмичә язмыш җилләренә"
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан "Бирешмичә язмыш җилләренә" китап күргәзмәсе төзелде. Четерекле язмышлы, тик батыр һәм мәрхәмәтле йөрәкле, иҗатлары һәм гамәлләре белән чын кешеләр икәнлекләрен дәлилләгән әдипләребез Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, Н.Островский, Ч.Габделганиева китаплары; мөмкинлекләре чикле булып , сыналып та сынмаган, ярдәмчел әсәр геройлары турындагы китаплар урын алды күргәзмәдә.