Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

“Тәрәзәдә әни күзләре”

Әниләр көне уңаеннан олы яшьтәге китап укучы хатын-кызлар катнашында “ Тәрәзәдә әни күзләре” әдәби-әхлакый кичә үткәрелде.

Кичәнең беренче өлешендә кунакларыбызны сәламләп , якынлашып килүче бәйрәм белән котлаганнан соң, сүз Зөлфия апа Шакировага бирелде. Ул әниләр алдында нинди бурычларыбыз бар, хатын-кыз  гаиләдә нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.

Икенче өлештә әниләрне данлап язылган шигырьләр укылды:Гөлзидә Зәкиуллина  “Соңрак аңладык”( Фәһим Бикмиев), Лилия Мухамметшина “Әнкәй бәлеше”, алып баручы Гөлнур Мөхәммәтханованың “ Төштә күрдем бүген әнкәй сине” , Гөлшат Хажиева исә әнисе Әминә апага багышлап язган “ Аяк очларына басып” шигырен укыды.