Хәтер - вакыттан көчлерәк
Хәр заманның үз тарихы, үз батырлары бар. Китапханәбездә бүгенге заман герое, махсус хәрби операциядә катнашкан Тәлгат Нургаян улы Галиев белән очрашу кичәсе Смәел урта мәктәбе белән берлектә үткәрелде.
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти.Смәел егете Тәлгат Нургаян улы Галиев та Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык һәм намус белән үтәп,шөкер, туган ягына исән-имин кайтты.
Очрашуда ул үзенең кичерешләре белән уртаклашты, укучыларга илебезне саклау өчен зур ихтыяр көчле, җаваплы, иң мөһиме – авырлыклар алдында югалып калмаучы, тәвәккәл, җитез булырга кирәк икәнлеген әйтте.
Балалар хөрмәтле кунагыбызга әнисе Асия апаның улына багышлап язган шигырен укыдылар, җыр башкардылар,һәм күмәк фото бүләк иттеләр.