“Без төрлебез, тик уртак күгебез”
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Без төрлебез, тик уртак күгебез” дигән мәгълүмати-иҗади дәрес үткәрелде.
Дәрестә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан , балаларны Россиядә яшәүче милләтләр, аларның милли киемнәре белән видеоязмалар аша таныштырылды. Зур илдә дуслык, бердәмлекнең бик кирәк икәнлеге хакында сөйләнде.Дәреснең икенче өлешендә халыкларның бердәмлеген чагылдырган плакат эшләнде.