Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Замана гаджетлары

Гаджетларны төп кулланучылар – балалар, яшьлә һәм аларның әти-әниләре игътибарына  “Замана гаджетлары: плюслар һәм минуслар”  презентациясе онлайн форматта тәкъдим ителде.

Исеменнән күренгәнчә, анда электрон җайланмаларның файдалы һәм зыянлы яклары күрсәтелде.Тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәп, билгеләнгән вакыт чиген үтмичә, «алтын урталык»ны табып эш итсәң, яманыннан яхшы ягы күбрәк булачак дигән нәтиҗә ясалды ахырдан.