Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Смәел сукмаклары

“Смәел сукмаклары”  экскурсиясе авылның матур табигать кочаклары буйлап үткәрелде. Мәктәп карында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар белән Шушма елгасы ярларында булдык, анда үсүче агачларны, үләннәрне күзәттек. Аларның файдалы һәм зыянлы яклары белән таныштырдык. Авыл халкы “мулла бакчасы” дип атаучы агачлыкта ,яз көне Шушма ташыганда кереп калган  сулардан хасил булган күлдә булдык.