Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Китапханә дигән патшалык

Гомумроссия китапханәләр көнендә 1-5нче сыйныфларда укучы балалар өчен “Китапханә дигән патшалык”  исеме астында  чара үткәрелде. Укучыларга Смәел авылында барлыкка килгән беренче кызыл почмак турында мәгълүмат бирелде; авыл китапханәсендә озак еллар фидакарь хезмәт башкарган, күкрәк тамгалары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Сәетгәрәева Зәйтүнә  апа турында сөйләнелде; китапханәнең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырылды. Балалар формулярга язып , электрон китап укучы картасы ярдәмендә китаплар бирделәр, фондтан китаплар табарга өйрәнделәр.