Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

”Җиңү даны мәңгелек!”

Бөек Ватан сугышында илебезнең олы Җиңү яулаганына 80 ел.
Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен мөһим һәм истәлекле бәйрәм, чөнки һәр гаилә тарихында фашист илбасарларын җиңүгә үз өлешләрен керткән ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары бар.
Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында ”Җиңү даны мәңгелек!”исеме астында  тантаналы митинг узды.Смәел авыл җирлегенә кергән оешмалар бергәләп әлеге митингны уздыруда катнаштылар.
Батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә веноклар салынды.