Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Коррупция капкыннары

Коррупиягә каршы көрәш көне уңаеннан укучыларның дөрес хокукый аңын формалаштыру, «коррупция», «коррупциягә каршы эшчәнлек», «социаль тәртип»төшенчәләренә аңлатма бирү максатыннан яшьләр өчен квест уен үткәрелде.Чарада урта мәктәпнең 10-11нче сыйныфында укучы яшьләр катнашты.5 өлештән торган уен вакытында катнашучылар закон һәм коррупция “агачларын үстерделәр”,пазллар җыйдылар,филворд чиштеләр,сорауларга җаваплар бирделәр. Чара ахырында Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Н.Лесковның “Горе и смех” китапларына буктрейлерлар карадылар.