Хәерле иртә
Шагыйрь,журналист,әдәби премияләр лауреаты,популяр балалар шагыйре Ләбиб Леронның 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Хәерле иртә!”дигән исем астында авторның шигырьләрен кычкырып уку оештырылды.Юбилярның шигырьләрен тыңларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар җыйналды. “Кояшны кочкан малай”,”Борчак шыттырам”,”Җил көймәсе” китапларыннан укылган шигырьләрне,шигъри-әкиятләрне балалар яратып тыңладылар.