Көйле галәм
1нче октябрьдә-Халыкара музыка көнендә китапханәбез үзенең китап укучылары өчен “Көйле галәм”дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
Күргәзмәдә музыка тарихы буенча китаплар, легендар композиторлар С. Садыйкова, С.Сәйдәшев әсәрләре тупланган җыентыклар, данлыклы татар җырчылары И.Шакиров, Х.Бигичев, З.Сәхәбиева, Ә.Абзалова турында китаплар,ноталы белешмәлекләр,җырлар җыентыклары урын алды. Күргәзмә китап укучыларда кызыксыну уятты.