Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Безнең балачак

19нчы мартта китапханәдә “Безнең балачак”дигән исем астында  ике буын очрашу кичәсе булып үтте.Алар балачакларын сугыш чоры һәм сугыш арты елларының юклыгы белән үткәргән сугыш чоры балалары һәм бүгенге бер кайгысыз,тук,бөтен заман балалары.Очрашу кичәсенә килгән 11 өлкәнебез  авыр  балачаклары,мәктәптә ничек укулары, күмәк хуҗалыкта өлкәннәргә булышулары турында сөйләделәр.Авылыбыз шагыйре Фаварис Галиев  үзенең иҗаты белән таныштырды..Балалар өлкәннәргә шигырьләр укыдылар,җырлар җырладылар.