Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

“Галәм нәфислеге Әнкәйләрдә”

Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче 8нче март  бәйрәме уңаеннан Смәел авыл китапханәсендә “Галәм нәфислеге Әнкәйләрдә” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чара күңелле уеннар,конкурслар,җыр-бию белән үрелеп барды.