"Сихри кичтә"
5нче гыйнварда Смәел авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яңа ел каникулларын мавыктыргыч һәм файдалы үткәрү максатыннан “Сихри кичтә””дип исемләнгән уеннар кичәсе үткәрелде.Нәни укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып кызыклы һәм хәрәкәтле уеннар уйнатылды,табышмакларга җаваплар эзләнде,чыршы әйләнәсендә җырлар җырланды.