Туган телдә сөйләшәм мин
Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телдә сөйләшәм мин" исеме астында ачык микрофон үткәрелде. Ачык микрофон уздыру тәкъдиме белән чыккач яшь китап укучылар аны хуплап алдылар һәм узләре сайлаган шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Яшьләр тарафыннан Хәсән Туфан, Нажар Нәҗми, Михаил Крюков, Расул Гамзатов, Валерий Брюсовның туган тел, телләр байлыгы, туган телгә карата мәхәббәт турында шигырьләре укылды.