Артка,үткән тарихка.
17нче гыйнварда беренче сыйныф укучылары «Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар. Мондый чаралар бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш. Балалар музей предметы, экспонат, экспозиция турында күзаллау алдылар. Кайбер балалар беренче тапкыр чабата, самавыр, борынгы үтүкләр, тәңкәләр кебек әйберләрне күрделәр.
Балалар игътибар белән тыңладылар hәм үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар.