“Әкият илендә кунакта”
Салавыч балалар бакчасында әкиятләр уку көне уңаеннан, “Әкият илендә кунакта” исемле балалар иртәсе үткәрелде. Балалар “Кем күбрәк”,“Кайсы әкияттән бу күренешләр”,“Зирәкләргә табышмак”,“Киресен әйт” уеннарны бик яратып уйнадылар. Шулай ук бөек шагыйребез Г.Тукайның әкиятләре буенча пазл җыеп,нинди әкиятләр икәнене белделәр. Чарада шулай уку “Тукайны бергәләп укыйбыз”проекты кысаларында “Кышка бер сүз” шигыре кычкырып укылды