Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде“.

”Гомерем минем моңлы бер җыр иде“. Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, озынайтылган көн группасы балалары белән әдәби сәгать үтте. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, балачагы,иҗаты,”Моабит дәфтәре“ нең тарихы белән таныштылар. Шагыйрьнең ”Карак песи“ әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук, «Батырлык һәм матурлык җырчысы» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.