"Сугыш.Блокада.Ленинград"
27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк!
Салавыч авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан. “Сугыш.Блокада.Ленинград” дип исемләнгән Хәтер сәгате башлангыч сыйныф укучылары өчен "Блокадный хлеб" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында үткәрелде. Укучыларга Ленинград шәһәре һәм аңа керү юлларын дошман гаскәрләре камап алганнаy cоң булган тормышы турында сөйләнелде.