“Бердәмлектә көчебез”
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4 сыйныф укучылары өчен “Бердәмлектә көчебез” исемле квилт уен үткәрелде.
Чараның беренче өлешендә балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте белән таныштылар. Безнең нинди зур һәм күпмилләтле илебез булуы, барысы белән дә дус яшәргә һәм һәрвакыт бер-береңә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Аннары балалар интеллектуаль уенда катнашты. Сорауларга җавап бирделәр, төрле халыкларның милли ризыкларын, милли киемнәрен танып белделәр