Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

«Балачак мультфильмнары – кыйммәтле хәзинә»

Россия анимациясе көненә Салавыч авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Балачак мультфильмнары – кыйммәтле хәзинә»дигән викторина үткәрде. Чарада катнашучылар Россия анимациясе тарихы белән таныштылар, яраткан мультикларын искә төшерделәр һәм танылган мультфильмнар буенча интерактив викторинада катнаштылар. Инде бераз онытылган мультиклардан фразаларны искә төшерделәр. Викторина барышында ачыкланганча, балалар заманча мультфильм геройларын гына түгел, ә аларның әти-әниләренең яраткан мультиклары персонажларын да беләләр.