“Без укыйбыз һәм уйныйбыз, интернет юкка кайгырмыйбыз”
“Без укыйбыз һәм уйныйбыз, интернет юкка кайгырмыйбыз” исемле күңелле уеннарда катнаштык. Чара башында балаларга интернет, телефоннарның файда гына түгел ә нинди зур зыян салуы да аңлатылды. Һәм телефоннарны җыеп алып, интернетсыз да ничек вакытны күңелле үткәреп булганы исбатланды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, көзге фотозонада күңелле образлар ясап фотога төштеләр.