"Китапханә иленә сәяхәт"
"Китапханә иленә сәяхәт” исемле чара “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләренә үткәрелде. Китапханәгә кунакка килгән сабыйлар китап йортына сәяхәт кылдылар.Китапларның кайда, ничек урнашуын белделәр. Нәни кунакларыбыз балалар өчен ясалган почмак, андагы китаплар, Мишутка, Салават күпере, Непоседа журналлары белән таныштылар.