"Ярдәм янәшә"
Авылларда эш күп вакытлар булуга карамастан“Ярдәм янәшә” патриотик акциясенә кушылучы апалар, кызлар һәрвакыт изге эшкә вакыт табалар. Бу атнада да җыелып сеткалар үрдек, үлән чәйләре тутырдык. Шулай ук “волонтер”лар икәнлегезне раслаучы документлар да кайтты. Аны авылыбыз җирлеге башлыгы Рәсим Кадим улы һәрбер волонтерга рәхмәтләрен, изге теләкләрен теләп тапшырды.