"Сөлге җыю"
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйга бүләк җыю, элеккедән килгән күркәм йола. Бездә дә, авылыбыз халкы да бу йоладан читтә калмый. Салавыч авылы ике көн буена балалар тавышына,гармун,җыр - моң тавышына күмелде. Авылда көтүдән маллар кайтып урнашкач, Матур итеп бизәлгән атка утырган нәниләр, татар халык киеменнән киенгән егет - кызлар милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыярга чыкты. Авыл шау гөр килде. Һәр хуҗалык изге теләкләрен теләп,бәйрәмгә әзерләгән бүләкләрен тапшырды, гармунга кушылып җырлады, биеде. Авылыбызның алтын куллы “Тәм Ямь” хуҗасы Әлфия апа Латыйпова тәмле коймак, пицца, кайнар чәй һәм башка күп тәмледән тәмле ризыклар белән сыйлап, балаларның күңелләрен күрделәр.