"Брось сигарету. здоровым быть модно"
24 май мәдәният йорты бн берлектә яшүсмерләр өчен “Брось сигарету.Здоровым быть модно”исемле әңгәмә үтте. Чыгышны 10 сыйныф укучысы Галиева Гөлназ әзерләде. Тәмәке барлыкка килүнең тарихы, тәмәке тартып күпме кешенең юкка чыгуына мисаллар китерде. Шулай ук модага кергән вейп тәмәкеләрдән нинди зыян килүен аңлатты.Тәмәкене алыштыручы башка альтернатив юллар тәкъдим ителде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәяхәт кылу, компьютердан яңа программалар өстендә эшләү, түгәрәкләргә йөрү һәм башкалар.
Шулай ук,катнашучылар сорауларга җавап биреп үзләренең җавапларын дәлилләделәр.
Бу әңгәмәне үзләренең иптәшләре алып бару, егет кызларга уңай тәэсир иткәндер дип уйлыйм.