"Җиңү яши безнең йөрәкләрдә"
9 май көнне , Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг, авылдашыбыз Галимуллин Харис Галимулла улы истәлегенә бюст, яңартылган һәйкәл ачу тантанасы үтте. Чарада Бөек Җиңүнең нинди югалтулар белән яулап алынганлыгы, , тыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы , сугыш балаларының язмышын искә төшерделәр. Җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Укучылар күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар,сугыш чоры җырлары башкарылды. Митингта катнашучылар, килгән кунаклар, киләчәк буыннардан рәхмәт йөзеннән, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, җиңүчеләрнең бөек батырлыгына һәм каһарманлыгына тирән ихтирам күрсәттеләр.