"Читаем детям о ВОВ"
6 май көнне, 3 сыйныф укучылары белән берлектә “Читаем детям о войне”( «Балаларга сугыш турында укыйбыз») Халыкара акциясенә багышланган чара узды. Акция барышында балалар бергәләп Әмирхан Еникинең “Бала”, Ибраһим Газиның “Малай белән эт”,Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрләрен укыдык. Укыганнан соң, Бөек Ватан сугышы турында укылган хикәяләр буенча фикер алышу булды. Балалар вакыйгалар һәм әсәрләрдәге геройлар турындагы тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, балаларда патриотизм, тарихка хөрмәт тәрбияләүгә, әдәби әсәрләрне укуны стерүгә ярдәм итте.