Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

"Тукай бабай әкиятләре”

"Тукай бабай әкиятләре” исемле әдәби иртә “Кояшкай ”балалар бакчасы балалары белән үткәрелде.  Чара барышында балаларга күренекле шагыйребезнең авыр тормыш юлы сөйләнде. Кечкенәдән укып үскән әкият – шигырьләре турында мәгълүмат бирелде.Балалар  “Шүрәле”, “Су анасы”әкиятләреннән өзекләр уйнадылар.“Түбәтәй” уены аларга аеруча ошады. Чара, халкыбызның гимнына әверелгән Туган тел җыры  белән тәмамланды.