Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

“Галәмгә юл”

12 апрель Космонавтика көне уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен “Галәмгә юл” исемле уенлы кичә үткәрелде. Чара башында укучылар галәм турында мәгълүмат алдылар. Ю.Гагаринның трмыш юлы белән таныштылар, кызыклы тарихи видеоязма карадылар.Аннары укучылар ике командага бүленеп төрле конкурсларда катнаштылар. Алар космик башваткычлар чиштеләр, бер-берсе белән «чит планета телендә» аралаштылар, тизлеккә скафандр киеп ,космонавтларның яшерен расшифровкаларын чиштеләр. Чара кызыклы узды. Балалар космос турында бик күп яңалыклар белделәр. Ә алган белемнәрен ныгыту өчен укучыларга космос турында китаплар тәкъдим ителде.