"Безнең сәламәтлек – безнең кулларда”
"Безнең сәламәтлек – безнең кулларда” сәламәтлек сәгате Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан үткәрелде. Чарада катнашучыларга сәламәтлекне саклауның төп кагыйдәләре аңлатылды, буклетлар таратылды. Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп , дөрес тукланып үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала, дигән фикер алга чыкты. Чара төрле спорт уеннары белән дәвам итте.