Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

“Китапханәдә гаилә ялы”

Сәрдегән күчмә китапханәсенә йөрүче гаиләләр өчен “Китапханәдә гаилә ялы” исемле уенлы чара үткәрелде. “Дуслык ” һәм “Конфетки ” командалары “Иң тапкыр әни”, “Шигырь язу остасы”, “Балачак китаплары”, “Тизәйткечләр” һәм башка конкурсларда актив катнаштылар. Шулай ук һәр гаиләгә "Йөрәкне тапшыр" дигән уен тәкъдим ителде. Әлеге уенда мәхәббәтнең төп символы булган йөрәкне бер- берсенә тапшырып, матур, назлы сүзләр җиткерделәр.