"Карга боткасы"
Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча китапханәдә даими эш алып барыла.Шул уңайдан балалар өчен, мәдәният йорты белән берлектә Карга боткасы бәйрәме оештырылды.Балаларга бу бәйрәмнең кайдан килеп чыкканлыгы аңлатылды. Килгән кунаклар булән ярыш – уеннар уйналды, такмак –тизәйткечләр әйтелде, күңелле җыр – биюләрләрдә катнаштылар.Зур казандапешкән тәмле боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде.. Эчтәлекле һәм күнелле узган бәйрәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте.