“Сугыш турында кычкырып укыйбыз”
Быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган, ул "Дәвамлы тарих" астында уза. Китапханәдә укучыларыбыз “Сугыш турында кычкырып укыйбыз” исемле кычкырып укуда катнаштылар,шагыйрьләрнең сугыш турында язган әсәрләре белән таныштылар.