«Россия һәм Кырым – бергә барабыз»
18 мартта безнең илдә мөһим дата - Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә балалар өчен «Россия һәм Кырым – бергә барабыз» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында балалар быел Кырымның Россия белән кушылуының 11 еллыгы билгеләп үтелүен белделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар слайд-презентация ярдәмендә Кырымның истәлекле урыннары буйлап мавыктыргыч һәм танып белү сәяхәтенә чыктылар, аның данлыклы шәһәрләре, уникаль табигате һәм климаты белән таныштылар. Балалар «Артек» халыкара балалар үзәге тарихы турында белделәр.Чара азагында балалар дуслык, тынычлык һәм игелек символы буларак «күгәрчен» ясадылар