“Хатын кызда – тормыш гаме, тормыш яме”
“Хатын кызда – тормыш гаме, тормыш яме” исемле интелектуаль уен Салавыч күппрофильле укытучалры өчен үткәрелде. Кичәдә ике команда катнашты. Биремнәр дәрес формасында үтте. Математика, География, Рус, Татар әдәбияты, Җыр Һәм физкультура дәресләрендә катнашты укытучылар.Һәр фән буенча бирелгән сорауларга җавап эзләделәр.Бар яктан да осталыкларын күрсәттеләр. Ир ат укытучылар хатын кызларга багышлап шигырь яздылар, җыр җырладылар, матур биюләрен башкардылар. Ә жюрида балалар утырдылар. Укытучыларына гадел, тиешле билгеләрен куеп бардылар.