«Наркотиклар. Яшьләр фикере»
Китапханәдә «Наркотиклар. Яшьләр фикере»дигән мәгълүмати әңгәмә уздырылды. Яшүсмерләр “Наркомания ул авырумы, әллә начар гадәтме?”- дигән сорауга актив кушылдылар. Алар фикер алыштылар, бәхәсләштеләр, наркотикларның кеше организмына һәм гомумән кешелек дөньясына йогынтысы турындагы үз карашларын якладылар. Балалар наркотик куллануның төрле сәбәпләрен атадылар-кызыксыну, яшьтәшләре арасында аерылып торырга омтылу,» компания өчен һ. б.Әңгәмәдә катнашучылар наркотикларны татып карау юлыннан ничек тыелып калырга мөмкин икәнлеген уйладылар. “Наркотики иллюзия выбора” исемле видеоролик белән таныштылар. Сәламәтлекнең төп факторларын һәм начар гадәтләр дип санарга мөмкин булган нәрсәләрне белделәр.Үзләренең сәламәт яшәү рәвешен сайлауларын, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнүләрен мисал итеп китерделәр.