Салаусьская сельская библиотека - филиал № 23

«Интернет юллары буйлап»

«Интернет юллары буйлап»исемле куркынычсызлык сәгате 6-7 сыйныфлар өчен үтте. Аралашу барышында балаларга Бөтендөнья пәрәвезеннән ничек дөрес файдаланырга икәнен аңлатылды. Әңгәмәдә социаль челтәрләрдә куркынычсыз аралашуга һәм шәхси мәгълүматны яклауга аерым басым ясалды.. Шулай ук IT - технологияләрнең кеше психикасына йогынтысы һәм компьютерга бәйлелекне профилактикалау чаралары турында мәгълүмат алдылар. “Безопасный интернет” видеоролигын карап үзләренең уй – фикерләрен аңлаттылар.. Чара ахырында алган мәгълүматларын викторина сораулары аша тикшерделәр.